«Кызыл ромашкалар»
Кызыл ромашка. Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. … Ерак түгел моңаеп, Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай бер үзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: «Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең? Нишләдең? Нидән кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең?» Әйтте кызыл ромашка: — «Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы; Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС Тукаевского района РТ» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.