Муса Жәлил нең кургәзмә се белән танышу
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.
Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.
Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.