«Җилкәннәр җилдә сынала»

Событие завершилось
12+

Фәнис яруллин иҗатына багышлап  “Җилкәннәр  җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби сәгать. 1938 нче елның 9 нчы февралендә игенче крестьян гаиләсендә туа ул. Ләкин сабыйга ата назын күрү насыйп булмый. Сугыш башлану белән 6 баласын, хатыны Гафифәне калдырып, Гатаулла абзый фронтка китә һәм һәлак була.Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын да  татырга туры килә. Җәй буе бәләкәй арба, кыш буе чана тартып алар  малларга азык туплый.Гафифә апа колхозда эшли, рөхсәт ителгән кадәр мал — туар асрый, кош-корт тота, бакчада эшли. Җеп эрли, киндер суга, тегү тегә. Шулар бәрабәренә алты баласын да ач үлемнән саклап кала. Фәнис абыйның “ Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан китерелгән түбәндәге сүзләр, аның тормыш юлында кызыл җеп булып сузылып баралар: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса– үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә  күтәрелмә  — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан булып һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарга адаштырса — кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә — орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”

Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна