«Мин тормышка гашыйк»
Күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында крәстиян гаиләсендә туа. Быел Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 ел.
Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Мин тормышка гашыйк» исемле китап күргәзмәсе оештырыла. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныша ала. Язучының китаплары укучыларга тәкъдим ителә. Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән? Татар әдәбиятында саллы мирас калдыру белән беррәттән, ул зур мәктәп тә булдырган шәхес. Тормышны ярату мәктәбе ул!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.