Встречи

«Әфган кызалаклары»

Событие завершилось
6+

Әфган сугышы… Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль — Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?..

Сугыш… Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә… Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..

Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е — инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар — безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", — дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

Совет сугышчыларын Әфганистаннан чыгару көнен бөтен ил билгеләп үтте.Билгеле, безнең мәктәптә дә җанннарны төтрәндергән бу сугыш турында"Әфганистан-йөрәк ярасы "дигән очрашу-кичә уздырылды.Әзерлек эше күпкә алдан башланды.Укучылар тәрбия эше буенча директор урынбасары Шәрәфиева Г.Б., тарих укытучысы Сәфәров Р.И. белән берлектә сугышта катнашучыларны барлау, аларның тормышын өйрәнү буенча эзләнү эше алып бардылар.


Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Идентификатор события на PRO.Культура.РФ - 2733394

Смотрите также
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2023, Минкультуры России. Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна