Встречи

«Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен уку»

Событие завершилось

Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм "Әллүки" әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә "Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе" исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекциялар укый, "Лиро-эпик жанрлар", "Һади Такташ: иҗат эволюциясе" дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә "Татар балладасы: башлангыч һәм үсеш этапалары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елда Г.Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазыйфаларын башкара. 1989-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб буларак эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция — балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында "Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре", "Мифология һәм татар әдәбияты" дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна