Бүген укучы–иртәгә студент.
· 1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Студентлар белән очрашу укучыларга уку йорты сайлауда ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү,аралашу культурасы тәрбияләү кебек сыйфатлар бирә.Мәктәпне тәмамлаган укучылар белән элемтәләрне ныгыту максатыннан Кайбыч мәктәбендә мәктәпне тәмамлаган укучылар, бүгенге студентлар белән очрашу уздырыла.Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйлиләр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирәләр. Билгеле инде чыгарылыш сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудыралар
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.