«Язучы һәм заман»
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.1948 — 1950 елларда ул — Казан дәүләт университеты студенты.1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев — ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер артлы "Балта кем кулында" (роман), "Йәгез, бер дога!" (роман-хатирә) кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрде.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.