Гадел дус.
16 гыйнвар–балалар язучысы Хакимҗан Халиковның тууына 90 ел.Шул уңайдан китапханәдә күргәзмә оештырыла.Мәктәптә, балалар
матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, X.
Халиков балалар психологиясен яхшы белә, аларның уй-хисләрен сизгер йөрәге
белән нечкә тоеп, шул арны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша
шагыйранә үтемле-тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә.
X. Халиковның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге
ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе белән генә түгел, жанр
төрлелеге белән дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу
тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор
характерындагы шигырьләрдән тыш, шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен
баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә
торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен
үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын алып тора.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.