Вечер–встреча «Иске Яна ел белэн, дуслар!»
1918 елда Россиядә хакимияткә большевиклар килгәч календарьны үзгәртергә карар кылалар. Аңа чаклы патша Россиясе — Юлиан календаре буенча, ә Ауропа — григориан календаре буенча яшәгән. Беренчесе Рим империясендә төзелә һәм борынгы египет астрономиясенә нигезләнә. Григориан календаре исә төгәлрәк була, аны XVI гасырда галәм төзелеше турындагы яңа белемнәрне исәпкә алып төзиләр. Ике исәпләү системасы арасындагы аерма 13 көн тәшкил иткән һәм халыкара сәяси һәм икътисади эшләр алып бару өчен уңайсызлыклар тудырган һәм көндәлек тормыштагы мәзәк казусларга китергән. Әйтик, даталар буенча, почта штемпельләрендә телеграмма Ауропада Россиягә җибәргәннән берничә көнгә алданрак алынган.
Россия көнбатыш Европа календарена, "Россиядә барлык мәдәни халыклар белән дә бертигез исәп-хисап ясау" декреты нигезендә 1918 елның 14 февралендә күчә. Шул сәбәпле халыкта гадәти булмаган бәйрәм — Иске Яңа ел, ягъни иске стиль буенча яңа елны каршы алу барлыкка килә.
Иске Яңа елны билгеләп үтү гадәте безнең илдә генә түгел. Төрле илдә, гореф-гадәтләргә нигезләнеп үзгә үтә ул. Кычытканлы авылы мэдэният йорты сезне төрле уеннар белэн бәйләнеп барган Яңа ел дискәтүгенә чакыра.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.