Татарстанның халык язучысы, Аяз Гыйлаҗевның тууына –95ел уңаеннан китап күргәзмәсе
Татарстанның халык язучысы, Аяз Гыйлаҗевның тууына -95 ел уңаеннан китап күргәзмәсе төзибез. Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары күршедәге Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урга мәктәбендә унынчыны тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын комсомолның Зәй район комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.Бергәләшеп язучының романнарын укып фикер алышырбыз. А.Гыйләҗев таланты бигрәк тә проза җанрында ачыла. Аның авыл прозасы — татар халкы тормышында булган кискен борылышларны чагылдыруның ачык мисалы.Үзенең беренче хикәяләрендә үк («Рәтле кешеләр» җыентыгы, 1959) А.Гыйләҗев шәхес характерын билгеләүдә әхлак принципларына өстенлек бирә. Бу — язучы иҗатында төп тема. Аяз Гыйләҗевның кодрәтле таланты татар әдәбиятына бик күп үзенчәлекле әсәрләр бирде. Ул утызга якын пьеса авторы. Алда каралып үткән берничә драма мисалында гына да, без Аяз Гыйләҗевның язу манерасын сиземлибез. Аларда кырыс реализм, халыкчан сурәтләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле тасвирлау алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен заманның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализлау барлыгын тоябыз. Кыскасы, драматургның һәр әсәренә чынбарлыктагы, җәмгыять үсеше процессындагы актуаль мәсьәләләрне социаль-әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерүгә омтылу хас.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.