«Кеше һәм табигать»
Кеше һәм табигать.
Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Без-21нче гасыр балалары, экология дигән затлы, матур әйтелешле сүзләр кулланабыз. Ләкин тирә-ягыбызга әйләнеп тә карамыйбыз. Бердән, вакытыбыз юк, дөнья куабыз, байлык артыннан чабабыз. Икенчедән, без инде табигатьнең нәрсә икәнен оныттык шикелле… Аның матурлыгын да, таланганын да күрмибез, күреп тә, күрмәмешкә салышабыз. Ә шулай да тирә –якка әйләнеп карасак, күзләреңне ныграк ачсак тирә-якта шундый матур, якты кояш , иксез-чиксез кар диңгез, кояшның алтын нурлары шул кар диңгезендә бии- бии җемелдәшүен күрер идек. Нинди сихри матурлык! Шушы матурлыкны күрә белергә, аны сакларга өйрәтү максатыннан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 12 гыйнвар көнне “Кеше һәм табигать!” дип исемләнгән балалар белән әңгәмә үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.