Аяз Гыйләҗев — халык язучысы/ Аяз Гилязев — народный писатель
17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел була. Татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән…”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һ.б әсәрләре һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Аның публицистик язмалары, фәлсәфи фикерләре беркайчан да үз кыйммәтләрен югалтмаслар. Алар — безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Аяз Гыйләҗев — халык язучысы” дип аталган китап күргәзмәсе, язучының тормыш юлы, иҗаты буенча викторина сораулары әзерләнде. Барлык әдәбият сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.