Хакимҗан Халиков —балалар шагыйре
Хакимҗан Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат
иткән шагыйрьләрнең берсе. 1969 елда аның Татарстан китап нәшриятында
мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү» исемле шигырьләр
җыентыгы басылып чыга. Аерым әсәрләре рус һәм илебездә яшәүче башка милләт
балаларына да таныш. 1977 елда Казанда русча тәрҗемәдә «Конфит агачы»
(«Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең балаларга
багышланган иң уңышлы поэтик әсәрләре 1983 елда Татарстан китап нәшриятында
чыккан «Иң шатлыклы көнем» исемле күләмле китабында урын ала.
Балалар әдәбиятын үстерү һәм пионер матбугаты
өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Халиковка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы дигән мактаулы исем бирелә.
X. Халиков — 1973 елдан СССР Язучылар союзы
әгъзасы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.