Разил Вәлиевка багышланган китап күргәзмәсе «Яшьтәше мин барча кешеләрнең»
Күргәзмәдә шагыйрнең иҗат һәм тормыш юлын чагылдыручы китаплар тупланган. Экспозициядә әдипнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм проза әсәрләре, публицистикасы, мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек язмалары урын алган. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре, аның тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән дөнья халыклары әкиятләре кызыксыну уята. Шулай ук күргәзмәдә Разил Вәлиевнең чит телләрдә басылып чыккан төрле әсәрләре дә зур игътибарга лаек. Татарстан язмышы, ил-көн гаме, туган тел, милли мәгариф һәм мәдәният-сәнгать хакында әдипнең җитди уйлануын чагылдыручы күргәзмә укучылар күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Халыкның төп хәзинәсе — рухи байлыкны саклау һәм үстерү, киләчәген кайгыртып яшәүче шагыйрь бүген дә алгы сафта.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.