«Каникулның бер көне» балалар белән күңел ачу уеннары
Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кыш көне кардан фигуралар төзү яисә җепшек көнне кар атышлы уйнау үзе генә дә ни тора! Ә инде таудан чанада шууны бар бала да ярата. Кыш көне ир балалар уйный торган шар сугу уены бик күңелле. Башта тигез җирдә бер кечерәк чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Ике командага бүленгәннән соң, бер команда чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Кайсы команда шарны чокырга күбрәк төшерә ала, шул команда җиңүче була.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.