«Түгәрәк өстәл»
Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин — Татарстанның нефть районында туып үскән, нефть чыгару эшендә үзе дә якыннан катнашкан һәм үзенең иҗатын бөтенләе белән диярлек нефть темасына багышлаган прозаикларның берсе. Ул 1928 елның 3 январенда Әлмәт янындагы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм Әлмәттә укып ун класс белем алганнан соц, 1945 елда Казанга килеп, ике ел Татар театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948 елның декабренда Совет Армиясенә алына, анда авиамеханиклар хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлап, 1952 елның ахырына кадәр авиация частьларында хезмзт итә. Ш. Бикчурин проза һәм драматургия жанрларында яза. Аның беренче прозаик әсәрләре — Әлмәт төзүчеләренең фидакарь хезмәте турындагы очерклары һәм хикәяләре—1957 елдан «Казан утлары» журналында басыла башлый. Соңыннан, 1959 һәм 1961 елларда, алар «Ташлы тауда» һәм «Истәлекле таш» исемнәре белән, аерым ике җыентыкка тупланып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгалар. .1980 елда Ш. Бикчурин «Тирән катлам» исемле икенче романын тәмамлады
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.