«Могҗизалы Яңа Ел»
Тиздән мәңге тыңгы белмәс сәгать телләре, бар жиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласан, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Яңа ел бәйрәме һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең көтеп алган бәйрәме. Һәр кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗизага өмет итә… Аны балалар аеруча зур дулкынлану белән түземсезләнеп көтеп ала. Кыш бабай, бизәлгән чыршы, мең төрле утлар, кардан ясалган сыннар, күчтәнәчләр, бүләкләр, кызыклы тамашалар аларны чиксез бәхетле ясый. 31 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Могҗизалы Яңа Ел” дип исемләнгән балмаскарад үткәрәчәк. Программада: җырлар, күңелле уеннар һәм конкурслар яңгырыячак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.