«Иҗатына күзәтү»
Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, 60нчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ.б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтә бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхләкый — фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967-1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре да бар. Шулардан «Тынгысыз төн» комедиясе үз вакытында Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала. Шулай да Газаз Мөхәммәтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр — ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш. Камаллардан башланган һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ.б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет–композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел — сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.