«Кышкы бизәкләр» рәсем конкурсы.
Максат:Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү, аның матурлыгын күрә белү һәм рәсемдә күрсәтә белү.
1.Тәрбияви: Балаларда матурлык хисе, поэзия, музыка, рәсем аша туган табигатькә, туган якка ярату тәрбияләү; рәсемдә үзләренең тәэсирләрен чагылдыруга кызыксыну тәрбияләү; буяулар белән эшләгәндә пөхтәлек тәрбияләү.
2.Үстерешле: Куак яфрагын төсле кәгазьгә басып төшерү алымы белән таныштыру. Мөстәкыйль иҗадилыкны, кулларның вак мото-рикасын үстерү, мөстәкыйль эшләгәндә балаларның иҗадилык-ларын үстерүне камилләштерү.
3.Белем бирү: Кыш турында белемнәрне ачыклау һәм гомүми-ләштерү. Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү.
Җиһазлау: Интерактив такта, ноутбук, кар йомарламы, пумала, кар бөртекләре, зәнгәр төстә кәгазь, ак, яшел гуашь, кәбестә яфрагы, йомарланган кагәзь, су һәм салфеткалар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.