«Тарихи романнар остасы»
Тарихи романнар остасы Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты буенча китапханәдә үтәчәк әдәби-тарихи сәгатькә рәхим итегез.
Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары.
«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Рес-публикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2019 елның 4 гыйнварында Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.