«Якты шәхес»

Событие завершилось
12+

Юныс Әминов 1921 елның 1 декабре, Әгерҗе кантоны Салагыш авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша.  Армиядән кайткач, Әгерҗе районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Алабуга педагогия институтын  һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны  тәмамлый.  Әсәрләре 1950 еллар башында басыла башлый. Ю.Әминовның «Язылмаган законнар»  драмасы киң таныла. Минзәлә татар драма театры куелышында ул Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында күрсәтелә. Аның «Гөлчәчәк», «Тамырлар», «Сатучылар», «Уҗым бозавы», «Минем җинаятем» пьесалары авыл кешеләре һәм интеллигенция вәкилләре алдында торган әхлакый проблемаларга багышлана. Аның «Өти балак»  комедиясе Югары Чаллы авыл сәхнәсендә дә бикотышлы уйналды. Ю.Әминов әсәрләре геройларына хезмәт сөючәнлек, самимилек, халык традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт хас.


Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна