«Тарихны гәүдәләндергән әдип»
Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Мөсәгыйт Хәбибуллин әдәбиятка зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аныңә дәби язмалары район газетасында 1950 еллардан күренә башлый. Алтмышынчы еллар башында исә республика көндәлек матбугатында хикәяләре («Соңгы рейс» «Гөлсәхрә» һ. б.) һәм ниһаять, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле повесте басылып чыга. Язучы буларак, М. Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи һәм тарихи тасвирлау юнәлешендә үсә бара.
Мөсәгыйт Хәбибуллинга 95 ел тулу уңаеннан Шәйморза авылы китапханәсендә «Тарихны гәүдәләндергән әдип» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.