Китап күргәзмәсе: «Тарих битләре буйлап.»Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллинның тууына 95 ел.
Иске Суыксу авылы китапханәсендә, хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллинның тууына 95 ел уңаеннан “Тарих битләре буйлап”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзибез. Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала.
Язучының романнарында , хикәяләрендә һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлары белән — халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре чагыла.М.Хәбибуллин — 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.