Шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә 120 ел. «Җыр калдыра алган шагыйрь». Иҗатына күзәтү.
2022 елда күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел тула.
Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы — кыска лирик шигырьләр һәм җырлар.
Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь буларак билгеле. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган. Әдипнең иҗат эшчәнлеге татар җыр сәнгате корифейлары — М. Мозаффаров, Р. Яхин, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова һ.б. күренекле композиторларыбыз белән бәйләнгән.
Ә. Ерикәй 50-60 нчы елларда да актив иҗат итә. Ул бу чорда яшьрәк буын композиторлар, җырчылар белән берлектә, «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ф. Әхмәтов көе), «Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр» (Н. Җиһанов көе), «Юллар» (Л. Айтуганов көе), «Кил, иркәм, гармунда уйнарга» (Ә. Фәттах көе) һәм башка дистәләгән әсәрләр яза.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.