Шагыйрь, прозаик Әхсән Баянга 95 яшь «Өмет һәм хыяллар дөньясында»
Шагыйръ, прозаик Әхсән Баян (Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туа. Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташканлыгы мәгълүм. Әхсән 1943 елда күрше Ишкар авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, берничә ел туган авылының күмәк хуҗалыгында төрле эшләр башкара, 1947-1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдә Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча укып, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытканнан соң, 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Укуын тәмамлагач, ул озак еллар журналистика хезмәтендә: 1956-1962 елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында башта хәбәрче, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962-1966 елларда «Казан утлары» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип, 1977-1981 елларда шул ук журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Әхсән Баян — «Почет Билгесе» ордены кавалеры (1977), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1988). Татар әдәбиятын үстерү юлында күрсәткән зур казанышлары өчен аңа 2004 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.
Ә.Баян — 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.