«Без сезне онытмабыз»
Билгесез солдат көне — Россия тарихында 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе — сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде. Укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “ Без сезне онытмабыз”- дип исемләнгән патриотик сәгать үткәреләчәк. Бу кичә обелискка чәчәкләр кую белән тәмамланачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.