Выставки

«Әхсән Баянның тууына 95 ел»

Событие завершилось

Шагыйръ, прозаик Әхсән Баян (Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туа. Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташканлыгы мәгълүм. Әхсән 1943 елда күрше Ишкар авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, берничә ел туган авылының күмәк хуҗалыгында төрле эшләр башкара, 1947-1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдә Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча укып, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытканнан соң, 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Укуын тәмамлагач, ул озак еллар журналистика хезмәтендә: 1956-1962 елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында башта хәбәрче, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962-1966 елларда «Казан утлары» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип, 1977-1981 елларда шул ук журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Ә.Баян — иң әүвәл шшъри әсәрләре белән танылган әдип. Шигырьләре район газетасында — 1943 елдан, республика матбугатында 1951 елдан басыла башлый, беренче җыентыгы («Диңгез шавы») Татарстан китап нәшриятында 1959 елда чыга. Ә.Баян — шигъри әсәрләре тупланган ике дистәдән артык китап авторы. Аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырьләре, балладалары һәм «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират» (1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнамә» (1969), «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары, үзе яшәгән заманның характерлы билгеләрен, яшьтәшләре буынының романтик уй-хисләрен, өметләрен сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында үзенчәлекле иҗат тәҗрибәсе буларак, XX гасырның икенче яртысындагы татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алын торалар.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна