«Иң кадерле кеше — Әни»
Россиядә Әниләр көне 1998 елдан бирле ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Буынннан-буынга һәр кеше өчен әни — дөньядагы иң якын кеше. Ана булгач хатын-кыз үзендә уңай сыйфатлар ача: яхшылык, кайгыртучанлык, сабырлык, наз һәм иркәләү. Әни кешенең баласына карата булган хисләрен беркем дә, бернәрсә белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый.Ул мәңгелек.
Шул уңайдан Шәйморза китапханәсендә
төрле чаралар уздырыла «Иң кадерле кеше — Әни» дигән темага китап күргәзмәсе, «Минем әнием
иң матуры» рәсем конкурсы, шагыйрьләрнең газиз әниләргә багышланган шигырьләрен
кычкырып уку оештырыла.
Күргәзмәбездә тәкъдим ителәчәк китаплар, ана мәхәббәте хакында сөйли, чөнки
нәкъ тә ана мәхәббәтеннән чын кеше хисләре туа да.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.