«Марат хәзрәт дәресләре»
АНА ДОГАСЫ (Г.Тукай)
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
Һәр атна саен Иске Арыш мәдәният йортында Казан шәһәре Әхтәм мәчете имамы Валиуллин Марат хәзрәт Айрат улы «Дин дәресләре бирә». Теләүче барлык кешедә килә ала. Рәхим итегез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.