«Без Тукайлы халык»
Г.Тукай — татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Габдулла Тукай 27 яшь кенә яши. Аның торыр почмагы, туганнары бик аз булган, байлыгы да булмаган. Ләкин гади кеше күңеленә үтеп керә алырлык, көйгә салып җырларлык шигырьләре булган. Балаларын тибрәтерлек бишек җырлары, акыл-әхлак тәрбиясе бирерлек мәсәлләре, күпме тыңласаң да тыңлап туймаслык әкиятләре булган. Кыска гына, 8 еллык иҗат гомерендә шигъри осталыкның югарылыгына, сүз сәнгате серләрен ачуга ирешкән.
22 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән викторина үтәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.