«Кояш балкышы»
Язучы, журналист, публицист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Кояш Тимбикованың тууына 85 ел. Кояш Тимбикова балалар өчен дә һәм өлкәннәр өчен дә матур әсәрләр иҗат иткән. Аның «Дулкын баласы», «Уртак яр», «Табылдык хатлар сере» укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Нәни дусларыбыз «Карахмәт маҗаралары» китабын яратып укыйлар. Аның әсәрләре укучылар йөрәгендә туган җиребезгә мәхаббәт тәрбияли, әйләнә–тирәбезне саклауның никадәр әһәмиятле булуын искәртә, нәниләр күңеленә шәфкать орлыклары сала. Язучының әсәрләре рус, башкорт, үзбәк, белорус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тулу уңаеннан Шәйморза авылы
китапханәсендә
«Кояш балкышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.