«Әнием — кадерлем»
Әниләр көне әдәби-музыкаль кичә буларак үткәреләчәк. Ул уеннар белән дә бәйлләнеп барачак.
Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Укытучы апаларыбызны, кадерле әниләребезне шушы бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк:
"Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.