«Кышкы талпыну»
Кояш Тимбикова Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре һәм башка төрле бүләкләр иясе.Ул 1976 елдан бирле ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемне йөртте. 1969-1985 еллар арасында Кояш Тимбикованың очерк, хикәя, повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның аерым әсәрләре рус, СССРдагы башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Кояш Тимбикова — 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Кояш Тимбикова туры сүзле, егет характерлы, әйткән сүзен үти торган, шул ук вакытта нечкә күңелле кеше булган.Аны белгән, аның белән аралашкан кешеләр җылы сүзләр белән генә искә алалар аны.
Аның тууына 85 ел булуга карата һәм язучының иҗаты белән таныштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Кышкы талпыну” дигән китабына китап уку конференциясе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.