«1917 нче елгы революция китап битләрендә»
1917-1918 еллар Россия тарихына зур вакыйгалар белән теркәлгән. 100 ел элек илдә, бер эзгә төшеп, үз агымы белән барган тормышның астын өскә китереп, зур тетрәнүләр алып килгән революцияләр давылы кузгала. Россиядә сугышлар, кораллы восстаниеләр башлана. Февраль революциясе барышында монархларның бәреп төшерелүе, төрле сәяси төркемнәр оешып, аларның бер-берсе белән бәрелешүләре, октябрь аендагы революциядән соң ил башына большевиклар килүе Советлар иле дигән дәүләтнең тууына китерә.
Түбән Уратма авыл китапханәсендә «Китап битләрендә 1917нче елгы Октябрь революциясе» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Октябрь революциясе —1917нче елда Русиядә булып узган ХХ гасырның иң зур сәяси вакыйгаларының берсе. Күргәзмәдә урын алган 1917нче елгы тарихи вакыйгалар турындагы материаллар, укучыларга үткән чорларга үтеп керергә ярдәм итәчәк. Китап укучылар өчен «Бөек Октябрь революциясенә 105 ел" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать тә узачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.