Әкият укыйм тыңла
Дөньяда әкият дигән гаҗәеп бер могҗиза бар. Аңа сабый да, өлкән кеше дә аерым бер хөрмәт белән карый, күңелендә аңа карата җылы хисләр саклый. Әкият — бала тәрбияләүдә иң уңайлы һәм отышлы чараларның берсе. Әкияткә чын күңеленнән ышанган бала андагы геройлар кебек булырга омтыла, аларга соклана яки кызгана, үзе дә сизмәстән, әкияткә салынган әхлак нормаларын үзләштерә.Шуңа күрә китапханәләрнең эшчәнлегендә әкиятләр темасы аерым бер урын алып тора. Явлаштау авыл китапханәсендә 3 ноябрь көнне “Әкият укыйм, тыңла” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелә. Әкият китапларыннан күргәзмә эшләнә, кычкырып укылган әкиятләр буенча сораулар бирелә. Әкият геройлары чыгышы да планлаштырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Сабинская централизованная библиотечная система» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.