«КОНСТИТУЦИЯ-ДӘҮЛӘТНЕҢ ТӨП ЗАКОНЫ»
Конституция — ул илнең төп законы. Ул җәмгыять һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.
Татарстан Республикасы үз территориясендә дәүләт суверенитеты игълан итүчеләр арасында беренчеләрдән булды. 1990 елның мартында республика хакимиятенең иң югары вәкиллекле (закон чыгару) органына альтернатив һәм күппартиялелек нигезендә беренче тапкыр сайлаулар булды. Шушы ук елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.
Татарстан Республикасы Конституциясе республиканың “Дәүләт суверенитеты турында” гы Декларациянең иң мөһим положенияләрен исәпкә алып эшләнде һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде.
Татарстан Республикасы Конституциясе — суверен дәүләтнең Төп Законы ул. Республиканың күп милләтле халкы ихтыярын чагылдырып, Конституция дәүләт суверенитетын Татарстан Республикасының аерылгысыз һәм асыл билгесе дип игълан итте һәм төп бурычны — демократик, хокукый дәүләт төзү бурычын беркетте.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.