1 нче сыйныф укучыларына «Мәдәни көндәлек» тапшыру.
Иске Суыксу авылы
китапханәсе, мәктәп китапханәсе белән берлектә 1нче сыйныф укучыларына (барысы
12 бала), мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары әзерләгән Беренче
сыйныф укучысының« Мәдәни көндәлеге»н тапшырабыз.
Максаты: Укучыларны компьютер,
телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечкенәдән үк мәдәнияткә,
сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү дә, әти-әни күбрәк вакытын бала белән уздырсын
дигән максатны да күз алдында тоттык без.
— Алар безнең китап укучылар. Тәүге тапкыр бирегә аяк атлап, китапханәнең кызыклы, мавыктыргыч белем дөньясы керәләр.Алар бүген икеләтә бәхетле: төсле, кызыклы биремле, ике телдә эшләнгән, тарихи, истәлекле урыннар турында мәгълүматлар белән баетылган менә шушы көндәлеккә, китапханәгә килгән саен укыган китапларын язабыз.Шулай ук мәдәни урыннарга (кинотеатр, музей, китапханәләр һ.б.) баргач алар көндәлеккә үзләренең тамгаларын куялар.Балалар бу көндәлеккә, истәлекле урыннарда төшкән фотоларын да ябыштыра алалар.Ел ахырында иң тырыш диеп табылган укучыларга бүләкләр бирелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.