«Кабак бәйрәме» — Праздник тыквы
Бик борынгыдан калган шундый бер риваять бар. Кайчандыр Грециядә бер пешекче кабактан бик күптөрле ризык пешереп, кунак җыйган. Пешекче тәмләткечләрне шундый оста итеп кулланган ки, кабактан пешерелгән һәр ризык тәме буенча бозау ите һәм төрледән-төрле яшелчәләр тәменнән аерылгысыз булган. Әлбәттә инде кунакларга табындагы аш-су бик охшаган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки кабак төрле килеш тә дә бик тәмле яшелчә. Мәсәлән, кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Аннан ясалган компот белән кесәл дә телеңне йотарлык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бал яисә сироп белән ашарга бик тәмле десерт санала.
Көз җиткәч бакчачылар алтынсу кызгылт сары һәм яшькелт төстәге кабакларга сокланып туя алмый. Безнең мәдәният йорты да шушы традицияне дәвам итеп, кабак бәйрәме оештырырга булды. Авылыбызның оста пешекчесенә кабак бәлеше пешерү йөкләнде, ә авыл халкы үз чиратында үзләренең уңышлары белән уртаклашалар, бәйрәмдә кабактан күргәзмә оештырыла. Авылдашларыбызны кабак бәйрәменә көтеп калабыз, табын артында кабак бәлешеннән авыз итеп, концерт номерларын тынлап үтәрсез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.