Шигъри минутлар «Хуш киләсең, Көзбикә!»
Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Резеда Вәлиева «Көз»
Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулышып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Көз күңелләргә ямансулык өстәсә дә үзенә күрә бертөрле матур һәм сокландыргыч. Әйе, кояшлы көннәре, төсләрнең чуарлыгы һәм иң мөһиме уңыш җыю вакыты белән дә без көзне, алтын көзне яратабыз. Елның бу сихри вакыты шагыйрьләрне тагын да илһамландыра. Берсеннән-берсе матур шигырьләр безне сөендерә. Без, шул шигырьләрдән торган, «Алмагач» балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз белән «Хуш киләсең, Көзбикә» дип аталган шигьри минутлар тәкъдим итәбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.