«Җылытасы килә дөньяны»
Ленар Шәех, тулы исеме Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; галим, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга.
4 октябрь — шагыйрь, журналист, филология фәннәре кандидаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ленар Шәехкә 40 яшь тула. Шул уңайдан Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә “Җылытасы килә дөньяны” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.