Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!
1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.14 нче октябрь көнне Кайбыч авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен татар халкының хәтер көненә багышланган "Хәтерләүдән курыкма син! Уткәнеңне онытма син!"-дигән хәтер сәгате үткәрелә. 1552 елның 15 октябрендә, һичшиксез, татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казан ханлыгы тарихы белән танышалар, әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер үзе сакта тора" күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.