«Гомер көзләре нурлы булсын»
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бу бәйрәм — өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар — илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар. Өлкән кешеләр — безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без — яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз да картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Аларның ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, һәм сугыштан соң хәерчелек. Безне үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлыбыз. 1 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән “Гомер көзләре нурлы булсын”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.