Татар халык уен җырлары кичә
«Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер» — дип язган Г.Тукай
Чыннан да халык җырлары, моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.
-Халык җырлары ничек барлыкка килгәннәр соң?
-Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән.
— Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.
-Әйдәгез әле, бергәләп табышмаклар ярдәмендә аларны искә төшерәбез.
1) Борынгы булсам да, мине
Онытып бетермиләр.
Милли гармуныбыз диеп,
Сәхнәдән төшермиләр.
(Тальян)
4 слайд 2) Алты — җиде генә булыр
Тәнемдәге уемнар.
Элек минсез үтми иде
Аулак өйләр, уеннар.
(Курай)
5 слайд 3) Сызгычыңны сызып җибәр –
Көйләр агылсын әле.
Йөрәкләргә мин чыгарган
Моңнар кагылсын әле.
Телгәләсен бәгырьләрне,
Актарылсын уйлары.
Башларыңны кыңгыр салып,
Кылларымда уйнале.
(Скрипка)
6 слайд Иреннәргә терисең,
Чиртеп, көйләр көйлисең.
(Кубыз)
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Кукморского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.