«Көзге байлык–мул табын!» яшелчәләрдән күргәзмә
Табигатьтә алтын көз. Инде августтан бирле ук көз үзен сиздерә башлаган иде. Көз гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл. Көз- безнең иң яраткан ел фасылыбыз диясе килә. Ул үзенең матурлыгы белән таң калдыра.
Һәр көнебезгә сөенеп кенә торырлык, муллык чорында яшибез. Күңелеңә хуш килгән яшелчә һәм җиләк-җимешне җаның күпме тели, шулкадәр үстереп була.
Авыл җирендә бакчада ни үсә, барлык көз нигъмәтләре дә бүгенге шушы күргәзмәбездә урын ала.
— Яз — күз өчен, көз — авыз өчен, ди татар халык мәкале. «Көзге байлык–мул табын!» күргәзмәсендә барыбыз да шуны күрсәтергә тырыштык.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.