«Коела йолдыз»
Рифә Рахман (Рифә Фәтхрахман кызы Харрасова) 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Рифә, укырга кергәнче үк, әти-әнисеннән шактый белем ала, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Арча педагогия училищесында укый, татар әдәби мохитенә тагын да якыная, вакытлы матбугатта ешрак басыла һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып та өлгерә. Арча педучилищесы Казан дәүләт университетның филология факультетына юллама бирә. Аны тәмамлаганнан соң, татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага калдырыла. Язучының чәчмә мирасы да бай. Аның прозасы тормышны табигый тасвирлау, көтелмәгән хәлләр, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликтлар һәм шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала.«Айлы күлдәвекләр», «Таулар һаман ерак …» басма китаплары үз чоры укучысының яраткан китабына әверелә. Шагыйрә 2008 елда С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була, 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Рыбно-Слободского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.