«Тылсымлы шагыйрь»
Шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстандагы Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә туган.Әдәбиятка Н. Арсланов сугышның иң кызган чорында «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Сугыш тәэсирләреннән туган һәм совет кешеләренең патриотик хисләрен, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына. Шуннан соң аның шигъри таланты, осталыгы китаптан-китапка үсә-чарлана бара, иҗаты яңадан-яңа сыйфатлар һәм яңа темалар белән байый. Ул безгә бай шигьри мирас калдырган шагыйрь. Нури Арслановка 110 ел тулу уңаеннан Шәйморза авылы китапханәсендә «Тылсымлы шагыйрь» дигән темага китап күргәзмзсе оештырыла. Китапларына күзәтү оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.