«Яшьлек язым»
1990
елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу
бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда
бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында
без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга
тормыш биргән, кеше иткән кешеләр — әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны
бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр
бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны
рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур
гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.