Концертная программа З. Шахбана «Син минем иң соңгы сөюем»
Закир Шахбан чыгышы белән Новосибирск өлкәсеннән. Чан районы Тармакүл авылында биш балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Җыр-моңга кечкенәдән тартыла. 8 яшемнән кулында баян була. Балачактан ук әнисе җыр-музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли.Шуның өчен ул аңа бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле. Новосибирск шәһәрендә күрмәүче һәм сукыр балалар өчен махсус интернат-мәктәптә белем ала. Аннан Курск музыка училищесында укый.1993 елда Казанга килгәч, Казан Дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетында Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, доцент Мингол Галиев классына укырга керә.1995 елда профессиональ җырчыларның халыкара “Татар җыры” бәйгесендә 2нче дәрәҗә премия лауреаты була. Бу аның иң зур казанышы була. Иң истәлекле, бәхетле көне була. Аннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе каршында эшләүче “Заман” төркеменә эшкә чакыралар. Егетләр белән 8 ел бергә эшли, иҗат итә. Шул вакыт эчендә ул татар халкына таныла. Төркем таркалгач, 2003 елда мөстәкыйль рәвештә эшли башлый. 2004 елда “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.Төп максаты — татар җырын пропагандалау һәм милләткә хезмәт итү. Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татарлар конгрессы белән берлектә төрле дәүләт программаларында катнаша.Ел саен Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә сабантуйларда чыгыш ясый.
Сугышлы мәдәният йортында"Син минем иң соңгы сөюем"дип исемләнгән концерт программасы.
Башлана 18.09.22 19.00сәг. тә.
Билет бәясе 300сум.
Яшь+6
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.