Китап күргәзмәсе: «Таулар һаман биек…»
Рифә Рахман — язучы. 1962 елның 18 сентябрендә ТАССРның Кукмара районы Мәмәшир авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетның филология факультетын тәмамлый. «Мәгърифәт» газетасында журналист һәм баш мөхәррир ярдәмчесе булып та эшли. "Гаилә һәм мәктәп" журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәдән артык шигырь һәм чәчмә әсәрләр китабы бар.
Бу елның 18 сентябрендә танылган шагыйрә, прозаик, публицист, тәнкыйтьче һәм галимә Рифә Рахманга 60 яшь тула. Аны күбрәк мәхәббәт шагыйрәсе буларак беләләр. Китапханәдә “Таулар һаман биек…” темасы астында китап күргәзмәсе оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.